Бакча балаларына янгын афәте турында мультфильм күрсәтәләр

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Янгын куркынычсызлыгы нигезләрен кече яшьтән үк балаларның канына сеңдерергә кирәк. Моның өчен Бөтенроссия янгыннан саклану ирекле җәмгыятенең Әлмәт бүлеге төрле чаралар оештыра: мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очрашулар үткәрелә, балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы темасына мультфильмнар күрсәтү оештырыла, мәктәпләрдә викториналар, конкурслар белән класс сәгатьләре була.

Менә 5-нче балалар бакчасында да балаларга уен формасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр, янгын чыга калганда ничек эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. Аннары “Спасик и его друзья” дигән мультфильм күрсәтелде, бәләкәчләргә ул бик ошады. Очрашу истәлеге итеп һәм материалны хәтердә калдыру максатында балаларга ут куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында бизәкле плакатлар бүләк ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International