Суга баткан балыкчылар арасында 13 яшьлек малай да бар

2014 елның 10 марты, дүшәмбе
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Минзәлә районының Яңа Мәлкен авылы янында Ык елгасыннан суга баткан өч балыкчының гәүдәсен чыгардылар.

Суга батучылар Әлмәт шәһәреннән 1960 елгы ир кеше һәм 2001 елда туган малай, 1957 елда туган Кәләй авылы кешесе.

Фаҗига бүген 8.20 сәгатьтә булган, УАЗ-3909 автомобиле боз астына төшеп киткән. Ике балыкчы баткан машинадан үзләре чыга алган, хәзер алар Мәлкен хастаханәсендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International