Татарстанда балыкчылар утырган автомобиль боз астына киткән, өч кеше баткан

2014 елның 10 марты, дүшәмбе
Гадәттән тыш хәл бүген Минзәлә районында була. 8 сәгать 20 минутта балыкчылар утырган УАЗ-3909 автомобиленең Ык елгасында Яңа Мәлкен авылы янында боз астына китүе турында хәбәр алынды.

Фаҗига урынында булган бер кеше батучыларның икесен коткара, җылытырга дип үз автомобилендә авылга алып килә. Өч кеше автомобиль эчендә су астында кала.

Вакыйга урынына Минзәлә ГПОсының оператив төркеме китте. Ул урын 35 км ераклыкта.

Авария-коткару эшләре алып барырга Чаллы шәһәрендәге 6-нчы ЗПСОдан 4 водолаз составында дежур смена да шунда юнәлде. Аларга 95 км барасы, якынча 10 сәгать 30 минутка барып җитәргә тиешләр, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International