Түбәдән асылынган бозлар өчен идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре җавапка тартылды

2014 елның 9 марты, якшәмбе
Республика прокуроры күрсәтмәсе белән Әлмәт шәһәр прокуратурасы гражданнарның түбәләрдән боз һәм кар ишелүдән зыян күрүен булдырмау турында законның үтәлешен тикшерү үткәрә. Тикшерүләр 116 күп катлы торак йортны колачлады. Нәтиҗәләр кайбер торак-эксплуатация идарәләренең гражданнарның тормышын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тиешенчә эшләмәвен күрсәтте. Прокурор тәкъдиме белән идарәче оешмаларның 9 вазифаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International