Кадерле, сөйкемле хатын-кызлар!

2014 елның 8 марты, шимбә
Сезне чын йөрәктән гүзәл яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Бу якты, куанычлы көн сезгә, яраткан хатын-кызларыбызга – әниләргә, әбиләргә, хатыннарыбызга, апа-сеңелләребезгә һәм кызларыбызга булган чиксез ихтирамыбызны тагын бер кат җиткерү мөмкинлеге бүләк итә. Чөнки матурлыкны, дөньяның үзен нәкъ менә сез гәүдәләндерәсез, аны игелеклерәк итеп, җәмгыятьнең рухи бердәмлеген тәэмин итәсез. Балалар тәрбияләүдә, гаиләдә иминлек, җылылыкны саклауда йөкнең иң зуры сезнең өстә, өй җылысын сүрелдерми саклаучы буларак ролегез искиткеч зур.

Бик күпләрегезнең балаларны яратып тәрбияләүдән, йорт проблемаларын хәл итүдән тыш профессиональ эшчәнлектә зур уңышларга ирешергә, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә дә өлгерүе аеруча ихтирам уята.
Әлмәт хатын-кызлары тормышыбызның барлык өлкәләрендә актив һәм нәтиҗәле катнашалар, шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертәләр. Кайда гына эшләсәгез дә, сез компетентлылык һәм җаваплылык күрсәтәсез, эштә осталык, оештыру сәләте белән аерылып торасыз.

Без, ир-атлар, сезгә ифрат зур хезмәтегез, сабырлыгыгыз, кайгыртуыгыз һәм яратуыгыз өчен рәхмәтле.

Сөекле хатын-кызлар!

Балаларны яратып, чиксез сабырлык, күңел җылысы белән назлап тәбия итүегез, өйдәге җылылык, ямь өчен, иминлеккә, игелеккә генә омтылуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Иң якты хыялларыгыз чынга ашсын! Мәхәббәт, бәхет һәрчак юлдаш булсын сезгә!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International