“Татнефть” компаниясе хатын-кызларны бәйрәм белән котлады

2014 елның 8 марты, шимбә
Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Татнефть” компаниясендә, хатын-кызлар өчен җәйге бакча экспозициясе әзерләп, гүзәл затларны ихлас күңелдән тәбрикләделәр. Чын чәчәкләр хуш исе һәм нәфис беседка табигатьнең уянуын күз алдына китерә, күңелләрне хушландыра, җанга рәхәтлек биреп тора иде. Оркестр уены чын бәйрәм атмосферасын тагын да тулыландырды.

Хатын-кызлар үзләре икърар иткәнчә, “Татнефть” җитәкчелегенең шундый игътибары яхшырак эшләргә булыша, иҗатка рухландыра.

“Татнефть” җәмгыяте барлык хатын-кызларны язның якты бәйрәме - 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый, сәламәтлек, иминлек, гармония һәм тынычлык тели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International