Шәһәр һәм районның балалар бакчаларында бәйрәм

2014 елның 8 марты, шимбә
Мартның беренче көннәре. Көннәр әле кыштагы кебек салкын, әмма аларны сөйкемле хатын-кызларга яратып карау, матур теләкләр җиткерү җылырак итә. Бу көннәрдә шәһәр һәм районның балалар бакчаларында 8 март көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Балалар әниләрен, әбиләрен, апаларын чын күңелдән котладылар, аларга шигырьләр һәм җырлар багышладылар.

Яз кояшы назлы җылы нурын
Сезгә бүләк итсен иң элек!
Сез бит безгә иң кадерле кеше,
Күңелегез тулы игелек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International