Татарстанда 2014 нче елда капиталь ремонт программасы кысаларында 793 йортны ремонтлыйлар

2014 елның 8 марты, шимбә
ТРда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2014 нче елда 793 йорт ремонтланачак.

Кичәге көнгә булган мәгълүмат буенча, 36 муниципаль районда 319 күпфатирлы йортта эшләр оештырылган инде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин искәртеп үткәнчә, 2013 нче елда капиталь ремонтны финанслау күләме 4,77 млрд.сум булган, 6,15 млн. кв.м мәйданлы 926 күпфатирлы йорт ремонтланган, Татарстанның 257,15 мең кешесе яшәү шартларын яхшырткан.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытлы программа “Республика Татарстан” газетасында бастырылган, шулай ук йортларның исемлеге белән ТР Хөкүмәте сайтында яки ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Программага 15 мең 387 күпфатирлы йорт кертелгән, республиканың барлык муниципаль берәмлеге катнаша.

2014 нче елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына 159 гомумбелем бирү учреждениесе керде, программаны финанслау 2,55 млрд.сум тәшкил итәчәк. 5 нче мартка булган мәгълүмат буенча, 135 мәктәптә эш башланган.

Шулай ук И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2014 нче елда 13 балалар савыктыру лагерендә капиталь ремонт планлаштырылган. 5 нче мартка 10 объектта эш бара, акчаларны үзләштерү 18,8 процент тәшкил итә. 3 объектта эшне оештырасы бар. Бу - Биектау районынңа “Чайка” лагере, Казанда “Заречье” һәм Түбән Кама районында “Кама” лагере. Программаны финанслау күләме 100 млн.сум тәшкил итә. Барлык эшләр 2014 нче елның 25 нче маена кадәр башкарылачак.

Республика районнарында участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләрен, авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2014 нче елга вазгыять шундый: 26 фундамент ясалган, заводта 32 участок ветеринария пункты комплекты эшләнгән.

28 объектта ветеринария берләшмәләрен, авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау эше алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлмәт йортлары исемлеге >>>>>

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International