Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтлеләр "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесе җиңүчеләре
2014 елның 7 марты, җомга
"Хатын-кызларда үзләрен сөйдерүче өч төрле сыйфат бар: матурлык вә гүзәллек, гакыл вә тәрбия, зирәклек вә нәзакәт..." дип язган Ризаэддин Фәхреддин.
Танылган мәгърифәтченең әлеге сүзләрен дәвам итеп замана хатын -кызларына хас булган эшлеклелек, кыюлык кебек сыйфатларны да өстәргә мөмкин булыр иде. 5 март көнне мәркәзебез Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесендә катнашып безнең Әлмәт хатын -кызлары моның шулай булуын янә бер кат расладылар.
Бәйрәм уңаеннан оештырылган чарада район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова җитәкчелегендә нефть башкаласының социаль һәм иҗтимагый тормышында мөһим роль уйнаучы эшлекле хатын-кызлардан торган делегация, бәйгенең финал туры җиңүчеләре катнашты.
Бәйрәм башланганчыга кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты, Ф.З. Яруллин исемендәге музыка көллияте директоры, Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева инициативасы белән нефть башкаласыннан килгән делегация вәкилләре бердәм булып балалар өчен Казанда ачылган хоспис фондына үзләреннән өлеш керттеләр.
Язгы хисләр белән сугарылган бәйрәм тантанасында республикабызның хатын-кызларын хөкүмәтебез, Татарстанның барлык ир-егетләре исеменнән республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте. Парламент җитәкчесе гүзәл затларга бик күп матур сүзләр әйтеп, сәламәтлек, хатын-кыз бәхете һәм уңышлар теләде. "Узган ел уңышлы тәмамланды. Универсиада узды, күп кенә программалар гамәлгә ашырылды, монда Татарстан хатын-кызларының да өлеше зур, алар ир-атлар белән иңгә-иң куеп күп мәсьәләләрне хәл итәләр", - диде Татарстан парламенты башлыгы. "Без көндәлек мәшәкатьләр белән дөньяда, җәмгытьтә хатын-кызның башкарган миссиясен күрмибез дә. Ул бәһасез. "Ел хатын-кызы" бәйгесе дә моңа ачык мисал. Төрле яшьтә, төрле милләт вәкиле булуына, алган белеменә карамастан, хатын-кызларыбыз җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне, бердәмлекне, гаилә учагын саклый, яшәү мәгънәсен тәшкил иткән кыйммәтләргә үзен аямыйча хезмәт итә", - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда гомер кичерүче халыкның 54 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Медицина өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 90 проценты - хатын-кызлар, мәгариф өлкәсендә - 68 процент, фәнни учреждениеләрдә - 22 проценттан артыграк.
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесе инде 17нче тапкыр үткәрелде. Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы һәм Татьяна Водопьянова рәислегендәге Татарстанның Профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә ел саен фән, мәдәният, эшкуарлык өлкәсендә хезмәт куйган, гаилә традицияләрен танытуга гомерен багышлаган ханымнарга хөрмәт күрсәтелә. Быел да районнарда узган зона этапларында 400гә якын хатын-кыз катнашкан. Шуларның утызы финал ярышларының җиңүчесе булып танылды.
Хатын-кызлар сигез номинациядә бүләкләнде. Алар арасында якташыбыз "Хатын-кыз - галим" номинациясе җиңүче Лилия Хуҗина да бар иде. Хуҗина Лилия Булатовна Әлмәт нефть институтының "Нефть һәм газ скважиналарын бораулау" кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, доцент. "Сколково" фондының энергия ягыннан нәтиҗәле технологияләр буенча эксперты булып тора. Үзенең җиңүләрен ул Әлмәт нефть институты коллективы, студентлар, уку йортының барлык проектларына тормышка ашырырга ярдәм итүче "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең уртак тырышлыгы буларак бәяли.
- Мин "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә катнашып, җиңү яулавыма бик шатмын. Мондый чараларны хатын-кызның иҗтимагый ролен арттыруга юнәлдерелгән сәяси адым, дип бәялим. Еллар дәвамында башкарылган хезмәтеңнең нәтиҗәсе шулай югары бәяләнгәч, яңа планнар, яңа идеяләрне тормышка ашырырга этәргеч уяна. Мөмкинлектән файдаланып, мин барлык гүзәл хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәм, мәхәббәткә, шатлык-сөнечләргә уралып, матур итеп яшәвегезне телим, - дип ул үзенең теләкләрен җиткерде.
"Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте"нең вокаль сәнгать укытучысы Людмила Шатунова "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясе җиңүчесе булып танылды. Аның мәдәният үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Людмила Вячеславовна күп тапкырлар Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр җиңүчесе, 2007 елдан Россия иҗтимагый тавыш академиясе әгъзасы, Татарстан төбәге рәисе.
Соңгы елларда республикада хатын-кызларны борчыган төрле мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык күрсәткән мәрхәмәтле ир-атларга рәхмәт белдерү традициягә әйләнде. "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә җиңүчеләр арасында " Ир-егет лидер" номинациясендә, "Боевое братство" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Геннадий Денисов та бар.
Лауреатларга дипломнар һәм спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. "Алмаз-холдинг" ширкате ювелир эшләнмәләр, "Мелита" фабрикасы әниләрне затлы туннар белән сөендерсә, Гөлсинә Миннеханова гүзәл затларны үзенең "Лучано" салонына сертификатлар белән бүләкләде.
Бәйрәм концертында "Голос" телепроекты финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, татар эстрадасының популяр яшь җырчысы Ришат Төхвәтуллин, "Айгөл" балалар вокаль ансамбле, Кукмараның "Зингари" удмурт фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Ландыш ЗАРИПОВА
Әлмәт - Казан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз