Әлмәт автоледилары мәктәп укучыларыннан күңелле бүләкләр алдылар

2014 елның 7 марты, җомга
Бүген 16-нчы урта мәктәп педагоглары һәм укытучылары Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап матур чара үткәрделәр. Чараның максаты рульдәге хатын-кызларга һәм аларның хатын-кыз пассажирларына ихтирам билгесе күрсәтү – аларны якынлашып килгән бәйрәм белән тәбрикләү һәм шәһәр урамнарында уяулык кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерү иде.

Укучылар автоледиларга блокнотлар һәм кәгазьдән үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр, хәерле юл теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International