Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсына килгән эшләрне финалга сайлау булды

2014 елның 7 марты, җомга
Бүген ӘМР башкарма комитетында “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсы финалына өченче тапкыр сайлау булды. Әлмәт районында югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында шундый конкурс үткәрү инде традициягә әйләнде.

“Конкурс елдан ел популярлаша бара, - диде ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары. – Яшьләрнең заман белән бер аяктан атлавы һәм киләчәктәге эшчәнлекләре турында хәзердән уйлаулары куандыра. Конкурска 26 эш кергән иде, шулардан 7се сайлап алынды. Бу бизнес-проектлар югарырак дәрәҗәдә эшләнгән. Без аларны карап чыгып нәтиҗә ясыйбыз, җиңүчеләрне ачыклыйбыз”.

Студентлар барысы да үз проектларын әйбәт якладылар. Комиссия аларның иң яхшы дигәннәрен сайлап алачак. Якын арада җиңүчеләрне рәсми бүләкләү булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International