Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар

2014 елның 7 марты, җомга
ӘМР Советы һәм башкарма комитет ир-егетләре бүген гүзәл затларны чәчәкләр белән каршы алдылар. Алар барлык хатын-кызларны да зур залга бәйрәм чарасына дәштеләр. Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Шәһәрнең популяр артистлары тарафыннан котлаулар һәм җырлар көн буена җитәрлек бәйрәм кәефе тудырды. Концертны Мәдәният идарәсе оештырган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International