“Алнас” хезмәткәре ТР Яшьләр форумы призеры булды

2014 елның 7 марты, җомга
“Алнас”та әйдәр инженер-конструктор булып эшләүче Айдар Әхмәтҗанов Татарстан Республикасы Яшьләр форумының призеры булды.
Талантлы яшьләрне күрергә, аларның проектлары белән танышырга ТР премьер-министры Илдар Халиков, президент аппараты һәм төрле министрлыкларның вәкилләре килгән иде. Айдар “Син – эшмәкәр” форумы мәйданчыгында чыгыш ясады, “Калдыкларны комплекслы утильләштерү: пластикларны эшкәртү һәм алардан төзү материаллары әзерләү” дигән проект тәкъдим итте. Проектны премьер-министр югары бәяләде. Айдарга кубок, призер дипломы һәм финалчы дипломы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International