Эш бирүчеләр игътибарына

2014 елның 7 марты, җомга
Мәшгульлек үзәге профессиональ уку оешмаларын һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча яңа юнәлештә эшли башлады. Укып чыккан кешене вакытлыча эшкә алып, ике минималь хезмәт хакыннан ким булмаган түләү билгеләгән эш бирүчегә Мәшгульлек үзәге эшләгән өчен түләүгә киткән чыгымның бер минималь эш хакы кадәресен компенсацияли.

РФ законы буенча 2014 елның 1 гыйнварыннан минималь эш хакының күләме 5 554 сум тәшкил итә.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен Мәшгульлек үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Герцен урамы, 86А йорт, 109 – 110-нчы кабинетлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International