Путин Россия тарихында беренче тапкыр Паралимпиаданы ачты

2014 елның 7 марты, җомга
“Паралимпиада белән Россиянең яңа тарихы башланды – каршылыкларсыз һәм стереотипларсыз”, - дип билгеләп үтте Чернышенко

Бүген Сочида старт алган Паралимпия уеннары чын спорт бәйрәме булачак һәм миллионлаган кешене яңа уңышларга ирешергә канатландырачак. Бу хакта бүген уеннар ачылышы тантанасында “Сочи-2014” Оештыру комитеты җитәкчесе Дмитрий Чернышенко белдерде.

“Бүген без Россия тарихында беренче Паралимпия уеннарын ачабыз. Россиянең яңа тарихы башланды – каршылыкларсыз һәм стереотипларсыз. Уеннар безне, якыннарга мөнәсәбәтебезне үзгәртте. Без бер-беребезгә шәфкатьлерәк һәм игътибарлырак булырга өйрәнәбез. Паралимпиячеләр кешеләргә ышаныч бүләк итә, аларның мөмкинлекләре чикләнмәгән, кыюлык җыеп, бөтен дөньяны таң калдыру мөмкинлеген исбатлыйлар”, - дип белдерде Чернышенко.

“Барысы да әзер. Меңләгән волонтер паралимпиячеләр белән эшләүгә махсус әзерләнде, спорт ареналары үз җиңүчеләрен көтә”, - дип белдерде Чернышенко. Ул, Уеннарда катнашучылар бөтен дөньяны берләштерүче спорт куәтен күрсәтәчәгенә ышаныч баглый.

Оешманы 13 елдан артык җитәкләгән Халыкара паралимпия комитеты башлыгы Филипп Крейвен тамашачыларга русча мөрәҗәгать итте: “Россиялеләр, хәерле кич. Сочига рәхим итегез!”
“Безнең бүгенге очрашу мөмкин булмаган бернәрсә дә юклыгын дәлилли. Биредә искитмәле үзгәрешләр булды. Әмма Россия өчен зур үзгәрешләр алда әле. Сочида каршылыкларсыз мохит булдырылган. Кешеләр аңындагы проблемаларны юкка чыгару вакыты җитте”, - дип белдерде ул.

“Биредә күргәннәр сезне гомергә үзгәртәчәк, - дип мөрәҗәгать итте Крейвен тамашачыларга. Ә паралимпиялеләргә: Сез өегезгә үрнәк алырлык геройлар булып кайтып китәсез. Иң мөһиме, - Уеннарда катнашып, канәгатьләнү хисе алыгыз”.

Аннары Россия Президенты Владимир Путин Паралимпиаданы ачык дип игълан итте һәм “Фишт”та салют атылды.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International