Әлмәтлеләр республика конкурсында җиңде

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәттән “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика конкурсында катнашкан биш кешенең өчесе җиңүче дипломы алды.

Конкурс йомгакларына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында булды. Әлмәт шәһәреннән конкурсның финалына чыккан биш кешенең өчесе җиңүчеләр арасында иде. “Хатын-кыз-галим” номинациясендә Әлмәт дәүләт нефть институты профессоры Лилия Хуҗина”, “Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият” номинациясендә Әлмәт музыка көллияте укытучысы Людмила Шатунова, “Ир-ат-лидер”номинациясендә “Сугышчан туганлык” оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Геннадий Денисов җиңүче дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International