ЗАГСның февраль статистикасы

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
ӘМР ЗАГС идарәсе февральдә туу турында 232 таныклык биргән. Узган айда 118 өйләнешү теркәлгән, 61 гаилә рәсми төстә аерылган. Ведомство белгечләре тарафыннан үлү турында 182 таныклык язылган, 10 кешенең исем алыштыруы, 2 баланы уллыкка (кызлыкка) алу теркәлгән.

Ел башыннан бирле Әлмәттә 510 кеше өстәлгән, шул ук вакытта ЗАГС хезмәткәрләре 406 үлү фактын теркәгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International