Әлмәттә су ташуга әзерлек махсус контрольгә алына

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәткә ТР премьер-министрының беренче урынбасары, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасының Гражданлык оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин килделәр. Алар Әлмәт районында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышын үткәрделәр. Көн тәртибендә ике мәсьәлә: Әлмәттә ташуга әзерлек һәм 2014 елгы язгы ташуны авариясез үткәрүне тәэмин итү чаралары, Карабаш сусаклагычының язгы ташуга әзерлеге.

Министр Рафис Хәбибуллин барлык хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә ташуга әзерлекне махсус контрольгә алуны йөкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International