Әлмәтнең яшь хоккейчылары Татарстан чемпионы булды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Чаллы шәһәрендә 2005 елда туган яшь хоккейчылар арасында Татарстан беренчелегенң финалы булды. Анда барлыгы 26 команда катнашты. Беренче урынны “Нефтяник” хоккей клубы мәктәбенең хоккейчылары алды.

Ярымфиналда безнекеләр мәйдан хуҗаларын 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. Финалда аларның көндәше Казаннан “Ак барс” командасы иде. Соңгы уенның безенкеләр файдасына 9:3 исәбе белән төгәлләнүе әлмәтлеләрнең бер башка өстенлеген күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International