Әлмәттә хатын-кызлар өчен вакансияләр ярмикәсе оештырылды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Вакансияләр ярминкәсендә Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар да, теләгән башка кешеләр дә катнашты. Чакырылган эш бирүчеләр аларны җылы каршыладылар.

Эш эзләүчеләргә 100дән артык вакансия тәкъдим ителде.

Мәшгульлек үзәгенең эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ел башыннан 92 хатын-кызны эшкә урнаштыру мөмкин булды. Бүгенге көндә Үзәктә 767 хатын-кыз исәптә тора.

5 марттагы ярминкәдә 170тән артык кеше, шул исәптән 157 хатын-кыз катнашты. 10 кеше вакантлы урынга чакыру алды, 12се курсларда укырга теләк белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International