Әлмәттәге ике йортның подъездларына салкын су исәбен алу приборлары куелды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Хәзер Тукай урамындагы 5-нче йортта һәм Ленин урамындагы 118-нче йортта кайсы подъездда яшәүчеләрнең суны күбрәк тотуы сер түгел.

“Альянс” ҖЧҖ директоры Александр Шаронов приборлар кую тәртибе белән яшәүчеләрнең гомуми җыелышта танышуларын һәм хуплауларын әйтте. Бер прибор 1000 сумнан аз гына артыграк тора, картина ачык булсын өчен кешеләр бу сумманы түләргә әзер. Подъезддагы биш квартир арасында исәпкә алынмаган суның кая киткәнлеген ачыклау бөтен йорттагыга караганда җиңелрәк булачак.

Якын киләчәктә тагын берничә йорт шундый приборлар белән тәэмин ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International