«Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Түбән Мактама районында күп балалы гаиләләргә махсус программа белән бирелгән җир кишәрлекләре үлән-кура белән күмелгән хәлдә, җир ияләренең күбесенә аларны табарлык та түгел. 2014 елның җәе башлануга анда төзи башларга ният бар. Әмма бу районның үсеше турында мәгълүмат булмау һәм юллар юклыгы сагайта, иртәгәге көнгә ышаныч бирми. Юллар һәм коммуникацияләр (электр, газ, су кертү, канализация) төзүнең реаль программасы бармы? Әгәр андый программа бар икән, бу программаны гамәлгә ашыру турындагы карарлар матбугатта ешрак чагылыш тапсын иде.

Җавап: Түбән Мактамада төзелгән йортларга таба юлның бер өлешен вакташ (щебень) белән каплау быелгы юл төзү чорына планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International