Мәҗит Салихов 2-нче Интернациональ сайлау округы ветераннары белән очрашты

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгы, 2-нче Интернациональ сайлау округыннан шәһәр Советы депутаты Мәҗит Салихов 4 мартта ТОСМС-10 микрорайонының Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Очрашу 4-нче урта мәктәптә бәйрәм табыны артында үтте.

Мондый очрашу үткәрүнең һәр елны Ватан сакчысы көне һәм 8 март аралыгында традициягә керүен искә төшереп, Мәҗит Салихов ветераннарга исәнлек-саулык, озын гомер теләде, чараны оештыручы “СМП-Нефтегаз” җәмгыятенә рәхмәт әйтте.

Ветераннарга рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белән очрашуда “СМП-Нефтегаз” ААҖ генераль директоры урынбасары Рәеф Гайниев, Әлмәт муниципаль хезмәт институты ректоры, Әлмәт шәһәр Советы депутаты Ильяс Сәлахов, ӘМР ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Никифоркин һәм башка хөрмәтле кунаклар чыгыш ясады.

Ветераннар тарафыннан да район һәм шәһәр җитәкчелеге, “СМП-Татнефтегаз” ААҖ, ТОСМС-10 адресына рәхмәт сүзләре булды.
Мәдәният идарәсе тарафыннан очрашуга матур концерт номерлары әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International