Район башлыгының мабугат секретаре хакимият органнары матбугат хезмәтләре белгечләренең гомумроссия конференциясендә катнаша

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Мәскәүдә “Космос” кунакханәсенең утырышлар залында беренче тапкыр хакимият органнары матбугат хезмәтләре җитәкчеләренең конференциясе үтә. Анда РФның 60 шәһәреннән һәм төбәгеннән 80 кеше катнаша. Татарстаннан вәкил булып Әлмәт районы башлыгының матбугат секретаре Лира Сәхапова китте.

Конференциянең төп темасы – “Матбугат хезмәте – хакимият белән җәмгыять диалогының нәтиҗәле чарасы”.

Бүген конференциядә катнашучылар Дәүләт Думасында булачаклар, төрле партияләрнең депутатлары белән танышачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International