“Туган җирем – Татарстан”

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Азнакайда Әлмәт районы ветераннары Равил Абушаев белән Алевтина Сбоеваның фотокүргәзмәсе ачылды.

Равил Абушаев “Татанефтегазпереработка” идарәсе ветераны, хезмәт стажы 47 ел. Фото белән лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлаган. Алевтина Сбоева да ветеран-нефтьче, “Татнефь-Ремсервис” идарәсендә котельныйда эшләгән. Бу ике талант иясе туган якның матурлыгын күрә, тоя беләләр, соклануларын фотолары аша кешеләр белән дә уртаклашалар.

Күргәзмә Әлмәт һәм Азнакай районнарының ветераннар советлары инициативасы белән ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International