Татарстан Республикасы Туризм агентлыгы җитәкчесе билгеләнде
2014 елның 4 марты, сишәмбе
Ул - бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары вазыйфасын биләгән Сергей Иванов
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа оештырылган Татарстан Республикасы Туризм агентлыгына җитәкче билгеләү турындагы Указга кул куйды. Анда бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары вазыйфасын биләгән Сергей Иванов җитәкчелек итәчәк.