“Татарстан Республикасының тыл батырлары” хәтер китабы

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүчеләрнең героик хезмәтен мәңгеләштерү максатында күп томлы “Татарстан Республикасының тыл батырлары” хәтер китабы нәшер ителә.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтының баш битендә “Тылда эшләүчеләрнең башлангыч исемлеге” урнаштырылды. Исемлекне тулыландыру сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары советына йөкләнде. Әлмәт районында яшәүчеләр үзләре һәм якыннары турында түбәндәге адреска мәгълүмат китерә алалар: Гагарин урамы, 20, 1-нче кабинет. Белешмәләр өчен телефон 32-50-29.

Кирәкле мәгълүматлар: фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы һәм урыны, бүләкләнгән чакта торган урыны, тылда эшләгән өчен дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре, бүләк алганда эш урыны һәм вазифасы, бүләк таныклыгының номеры, бүләкләү турында беркетмә номеры, үлү датасы һәм күмелгән урыны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International