Иртәгә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе” була

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Ярминкәдә Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук теләге булган барлык кешеләр катнаша ала.

Ярминкәгә Әлмәттәге 10 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре чакырылды.

Түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк:

• экономист,
• бухгалтер,
• аппаратччы,
• әзер продукция реставраторы,
• савыт-саба юучы,
• диспетчер,
• повар,
• ипи пешерүче,
• кондитер,
• склад мөдире,
• ярдәмче эшче,
• кондуктор,
• санитар,
• җыештыручы һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International