Әлмәттә 4G Интернеты булачак

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Казанда һәм Чаллыда челтәр операторларының берсе үзенең 75 Мбит/с. тизлекле 4G челтәрен эшләтә башлады. LTE челтәре җәелдерәләчәк чираттагы шәһәрләр Әлмәт һәм Түбән Кама булачак.

Татарстанның телекоммуникация инфраструктурасы бүгенге көндә Россиядә һәм Идел буе федераль округында иң нык үсештәгеләрдән берсе. Төбәктә, “зур өчлек” операторларын кертеп, элемтә куючы биш компания уңышлы эшли һәм үсеп килә. 15 ел эчендә тармакта катнашучыларның уртак тырышлыгы белән кәрәзле элемтә республика торак пунктларының 99%ына барып җитте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International