Эчкән килеш транспорт йөртеп штрафын түләмәгән өчен Әлмәттә яшәүче берәү биш тәүлеккә кулга алынды

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Әлмәттә яшәүче бер кеше транспорт чарасы белән эчкән хәлдә идарә иткән өчен суд карары белән административ җаваплылыкка тартылган иде. Ул 30000 сум штрафка тартылды һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Ул кеше штраф түләргә теләмәде. Законлы срокларда штрафын түләмәгән өчен суд аңа 5 тәүлеккә административ арест билгеләде.

Бүгенге көндә Әлмәт район суд приставлары бүлеге эчкән хәлдә транспорт йөрткән өчен штраф түләтү буенча 50 эш белән шөгыльләнә. Штрафларын түләмәгән өчен 3 мартка кадәр бурычы булган 5 кешенең транспорт чараларына арест салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International