Әлмәттә ана улы дәваханәдә үлгән өчен суд аша 80 мең сум яулаган

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Әлмәт шәһәр суды үзәк район дәваханәсен шәһәрдә яшәүче хатынга улы һәлак булганнан әхлакый зыян күргән өчен компенсация тәртибендә 80 мең сум түләргә мәҗбүр итте.

2012 елның февралендә 30 яшьлек ир-атны Әлмәт үзәк дәваханәсенә китерәләр, ул анда геморрагик панкреонекроздан шок булып үлә.
Хатын бу сумманы юк дәрәҗәсендә дип тапты һәм ТР Югары судына апелляцион шикаять җибәрде.

“АК БАРС-МЕД” иминият компаниясе диагноз куюда, дәвалауда һәм күзәтеп торуда 10 җитди кимчелек тапты. Комплекслы суд-медицина экспертизасы пациентка вакытында һәм дөрес ярдәм күрсәтелмәвен, шуның аркасында авыруның көчәеп китүен күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International