Бүген гомумшәһәр планеркасы булды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Бүген башкарма комитетта гомумшәһәр планеркасы булды. Аны район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде. Планерка райбашкарма җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойловка ТР президентының һәм район башлыгының рәхмәтләрен тапшырудан башланды. Бүләкләрне Мәҗит Салихов тапшырды. Планерка барышында Василий Самойлов карьерасын тәмамларга карар итүен белдерде. “Ул командада кала, тик башка вазифада”, - лип белдерде район башлыгы.

Планеркада шулай ук яңа билгеләүләр игълан ителде. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры итеп Илдар Зиннәтуллин билгеләнде. “Дорсигнал” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илдар Нәбиуллин булачак. Реклама, мәгълүмат һәм бизәлеш департаментының директоры итеп Радик Әгъләмов куелды.

ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин 2013 елда эшләнгән эш турында хисап тотты.

ӘМР җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 2013 елда ничек эшләве белән палатаның рәисе Рәфикъ Сафин таныштырды.

Планеркада шулай ук шәһәрдәге оператив хезмәтләрнең эше турында мәгълүмат та тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International