Әлмәт пенсионерлары республика чаңгы ярышында катнаштылар

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Яшел Үзәндә февральнең соңгы көннәрендә Татарстан Республикасы пенсионерларының Сочидагы Олимпия уеннарына багышланган чаңгы ярышлары булды. Анда 41 районнан 95 кеше катнашты. Әлмәт спортчылары Рафаез Сәхапов һәм Саҗидә Төхфәтуллина чаңгы ярышында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Киеренке шартларда узган ярыштан соң пенсионерларга “Маяк” спорт комплексы тирәли матур табигатьле урыннарда йөреп килергә тәкъдим ителде.

Пенсионерларыбызга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, чираттагы җиңүләр телибез, сез яшьләргә менә дигән үрнәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International