Укучылар Әлмәт рәссамнарының иҗаты белән таныштылар

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Мәдәният елына планны гамәлгә ашыру кысаларында 13-нче урта мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары Әлмәт картиналар галереясендә рәссамнар Р.Хуҗин һәм Р.Минһаҗев күргәзмәсе белән таныштылар. Галерея хезмәткәрләре рәссамнарның картиналары буенча экскурсия үткәрделәр, һәр картина янында тәфсилле әңгәмә булды.

Укучылар натюрморт, пейзаж, портрет кебек жанрлар белән таныштылар. Аларны бигрәк тә Бөек Болгар тарихы турындагы картина җәлеп итте. Экскурсия барышында балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, картиналар турында фикерләрен, алган тәэсирләрен уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International