Әлмәттә эшсез хатын-кызларга эш булачак

2014 елның 2 марты, якшәмбе
5 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшсез хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла. Анда үзәктә исәптә торучы эшсезләр дә, теләгән башка кешеләр дә катнашачак.

Ярминкәгә Әлмәттәге 10 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре чакырыла.

Килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: экономист, бухгалтер, аппаратчы, әзер продукция реставраторы, савыт-саба юучы, диспетчер, повар, пекарь, кондитер, склад мөдире, ярдәмче эшче, кондуктор, санитар, җыештыручы һ.б.

Килгән кешеләр мәшгульлек үзәгенең вакансияләр банкы белән танышырга, эш бирүчеләр белән очрашырга, эшкә керү турында килешергә, эшсезләрне укыту мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International