Әлмәт районында авыл яшьләренең 45-нче кышкы спартакиадасы тәмамланды

2014 елның 1 марты, шимбә
Бүген, язның беренче көнендә, Әлмәт районында авыл яшьләренең 45-нче кышкы спартакиадасы тәмамланды. Финал ярышлары Кичуй авыл җирлегендә үтте. Бу авыл 2013 елгы спартакиадада 800гә кадәр кешеле авыллар арасында беренче урынга чыгып, спартакиаданы үз җирендә үткәрү хокукы яулаган иде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Ул районда физкультура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә район Советының, район башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайлап алу ярышларында барлыгы 2500 дән артык кеше катнашкан иде. Безнең район авыл яшьләренең кышкы спартакиадасын үткәрүче республикада бердәнбер район булуын әйтергә кирәк. Быел спартакиада программасында милли көрәш, гер күтәрү һәм чаңгыда узышу, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, армспорт, шахмат, шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм атлы спорт бар иде.

Рәсми йомгаклау вакытында спартакиадада җиңеп чыккан иң көчле спортчыларның исемнәре аталды. 800гә кадәр кеше яши торган авыллар арасында гомуми исәптә мәйдан хуҗалары – Кичуй авыл җирлеге җиңүче булды. 800дән артык кешеле авыллар арасында Түбән Мактама бистәсе җиңеп чыкты.

Район башлыгының карары нигезендә кышкы спартакиадада җиңеп чыккан авыл җирлекләренең башлыкларына чит илдә ял итү өчен юлламалар биреләчәк.

Ахырда флагны тантаналы тапшыру булды. Аны Кичуйдан Тайсуганга алып киттеләр, авыл яшьләренең 2015 елгы кышкы спартакиадасы шунда үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International