Әлмәттә чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы узышы буенча ТР ачык беренчелегенә ярышлар башланды

2014 елның 1 марты, шимбә
28 нче февральдә, Әлмәт шәһәренең “Снежинка” чаңгы базасында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча “Өч шәһәре турнесы: Әлмәт – Лениногорск – Казан” Татарстан Республикасы ачык беренчелегенең рәсми ачылышы узды, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында.

Беренчелектә Әлмәт, Лениногорск, Казан шәһәрләреннән 18 яшь спортчы катнаша, аларның өчесе – кызлар.
1 нче марта, Лениногорскида чаңгы трамплиннары комплексында ике төр чаңгы ярышы буенча чираттагы тур уза, 2 нче мартта ул Казанда үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International