ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иске Әлмәттә район Мәдәният йортында булды

2014 елның 1 марты, шимбә
Татарстан нефтенең 70 еллыгы һәм Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы елында “Татнефть” компаниясе тарафыннан шәһәрнең иске өлешендә урнашкан мәдәният йортын яңартырга карар ителгән иде. Проектка кураторлык итү “Елховнефть” нефть-газ чыгару идарәсенә йөкләнде.

28 февральдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ӘМР башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка хөрмәтле затлар белән бергә район Мәдәният йортында булды. Олы кунаклар ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.

Бу көндә Мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Тиздән “Иске Әлмәт” мәдәният йортының ишекләре шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр өчен генә түгел, Әлмәт районында яшәүчеләрнең һәммәсе өчен дә ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International