Легендар нефтьче

2014 елның 28 феврале, җомга
Илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәш тәмамлануга 2015 елның 9 маенда 70 ел тула. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, фронт сызыгында, тылда бу көннәрне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән ветераннарыбыз батырлыгы, хезмәтенең кыйммәте дә еллар узган саен арта гына бара. Әлмәт, нефть төбәге тарихының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булган шәхесләребез бар безнең. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешмасы, Ветераннарның республика Советы, "Хәтер китабы" редакциясе сугыш чоры балаларының хәтирәләренә нигезләнгән, геройлар турында яңа басма нәшер итүне күздә тота. Әлеге китапта Әлмәт муниципаль районында яшәүче мөхтәрәм герой-якташларыбыз турындагы язмалар да урын алачак. Бүгенге сәхифәбез шуларның берсе – Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТАССРның Мактаулы нефтьчесе, Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины Сафиуллин Әнвәр Шакирҗан улына багышлана.

Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин 35 елдан артык гомерен Татарстанның нефть табу предприятиеләре арасында әйдәп баручы - флагман саналган "Әлмәтнефть" идарәсендә эшләп, күркәм хезмәт җимешләре белән сөендергән, олы уңышларга ирешкән шәхес. Аның тормыш һәм хезмәт юлы яшь буын өчен каһарманлык үрнәге булырлык.

Әнвәр Сафиуллин үз гомерендә берничә буынга җитәрлек авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән кеше. Зәй-Каратай авылыннан килеп Иске Әлмәт бистәсенә төпләнгән әтисе Шакирҗан абый белән әнисе Хөршидә апаның ишле гаиләсендә дөньяга килгән Әнвәр кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт белән чыныгып үсә.

1938 елда әтиләре яңа өй җиткерергә керешә. Диләнкәгә бүрәнә ала, аны күрше ир-атлар җыелып кисәләр дә, аннары аталы-уллы ике ат белән бүрәнә ташыйлар. Бүрәнәләрне ташып бетергәч Шакирҗан абый малайларына кирпеч сугу эшен йөкли. Күбрәк 11 яшьлек Әнвәр белән тугыз яшьлек Әгъләм өлешенә төшә әлеге катлаулы эш. Моның өстенә бакчадагы бәрәңге эшләре дә малайлар карамагында, малларны да караштырырга кирәк, утын әзерләү дә аларга йөкләнгән.

"Шулай да Зәйдә су кереп, балык тотып, әрәмәсендә утын кисеп, болыннарында печән чабып узган балачак еллары - иң кадерле мизгелләр булып күңелдә саклана" - ди Әнвәр абый.

Тик бу бәхетле еллар озак дәвам итә алмый, 1941 нең Сабан туе көнне халыкка кайгылы хәбәр килеп ирешә, илдә Бөек Ватан сугышы башлана.

1942 елны Әнвәр сигезенче сыйныфны тәмамлый. Җәен үзләренең кырчылык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Тик ул ел башка бик күп гаиләләр кебек, Сафиуллиннарга да кара кайгы алып килә. Сентябрь аенда, ындыр табагында атлар белән таптатып борчак сукканда биядән колынын аерырга теләп арага кергән Шакирҗан абый атның көчле тибүеннән эчке органнары җәрәхәтләнеп, Бөгелмә хастаханәсенә озатылганда якты дөнья белән хушлаша.

Бу вакыйгалардан соң 15 яшьлек үсмер бер көн эчендә җитдиләнеп, олыгаеп китә. Мәктәптә укуын дәвам итәргә теләсә дә, әтиләре үлгәч хыялларыннан ваз кичәргә туры килә. Бөтен көчен биреп, җиң сызганып колхозда эшли, тылдан торып җиңүгә үзеннән өлеш кертә.

1944 елда, фронттан өметле хәбәрләр килә башлый. Күптән түгел генә 17се тулган Әнвәр Сафиуллин да башка иптәшләре белән бергәләп военкоматка йөри. Күп тә үтми, призывникларны төбәк авыллардан Бигәшкә җыеп, бер айлык өйрәнүләр үткәрәләр. Өч взвод егетнең рота командиры сугыштан яраланып кайткан Урсалы кешесе, лейтенант Скворцов. Бигәш өстендәге тау буенда иртәдән-кичкә кадәр стройда йөрергә, кар өстендә "пластунки" үрмәләргә, траншея ясарга, төрле сугыш уеннарына өйрәтәләр.

Тиз арада уеннар чынбарлыкка әверелә. 1944 елның октябрь азагында егетләрнең кулларына повестка тоттыралар. Шулай итеп, Әнвәр Сафиуллинның 7 елга сузылган солдат тормышы башлана.

Җиңү көнен Инза шәһәрендә каршыларга туры килә аңа. Мәйдан уртасына җыелган халык белән бергәләп, туган авылында калган якыннарын уйлап, милләттәшләре белән татар җырларын җырлый-җырлый кала буйлап йөргәне бүгенгедәй хәтерендә.

Сугыштан соңгы елларда илнең төрле почмакларында булып, хәбри бурычын үти татар егете. Бары тик 7 елдан соң гына, Казахстанның Караганда шәһәрендә хезмәт иткән җирләреннән 1926-1927 елда туганнарны демобилизацияләргә дигән боерык чыгып, кулларына документлар тапшыралар. Бу инде армия хезмәтенең тәмамлануын аңлата.

Дулкынланып, инде дуслашып, тәмам туганлашып беткән полкташлары белән күз яше аралаш саубуллашып, һәрберсе илнең төрле почмакларына таралалар.

Кайтып берничә көн узу белән, Әнвәр дә эшкә урнашу җаен эзли башлый. Ул чорларда дөньяны шаулаткан нефть, нефтьче сүзләре аны да ымсындыра билгеле. Һөнәре булмаса да, 7 ел лаеш шулпасы эчкән абруйлы егетне нефтепромыселда бик теләп эшкә алачакбыз диләр. Тик берникадәр вакыт көтәргә генә кушалар. Тик торырга күнекмәгән егетләргә бу юлы да эш табыла. Иске Әлмәттәге 1 нче мәктәпнең өстендә икенче катын сала башлаганнар, чөнки балаларга укырга яңа мәйдан, яңа сыйныфлар кирәк: Ә уку елы якынлашып килә, ашыгыч оештырылган төзүчеләр бригадасына Әнәс белән Әнвәрне дә алалар. Ә Әнвәрнең балта эшенә өйрәнәсе юк - мәшһүр балта остасы Шакирҗан улы аңа балачактан һәвәс.

Эшләре тәмамлану белән ул тагы нефтепромыселга юл тота. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Ахырдан әлеге үҗәт егетне ычкындырмаска теләп, аны "разнорабочий" итеп алалар. Әнә шулай Әнвәр өч ай буена "төрле эштә" йөри. Урман кисә, утын ташый, Бөгелмәдән промысел өчен кирәк булган төрле җиһазлар, торбалар алып кайта. Аның тырышып эшләп йөрүен өлкән инженер Разак Закиров та күзәтеп йөри һәм аны сиксән җиденче скважинага эшкә билгелиләр.

Махсус киемнәр - спецовка алып икенче көнне иртән Әнвәр яңа эш урынына юнәлә. Беренче остазлары Әсгать Әминов, Яскәр Насыйбуллин бергәләп оператор һөнәренең нечкәлекләрен үзләштерә башлый. Беренче эш көне бүгенгедәй хәтерендә Әнвәр аганың.

Беренче көннәрдә бик - бик авыр булса да, әлеге эшне булдырып чыга алачагын белә ул. Шуңа да икенче, өченче көнне дә теләп, тырышып эшли. Әнә шулай өченче разрядлы оператор ярдәмчесе Әнвәр Сафиуллин чын нефтьче булып китә.

Скважинада тәүлек әйләнә өч смена эшли. Җир маен алу җиңел булмый, билгеле. Скважина янында һәрвакыт кеше булырга, нефть юлын парафиннан чистартып, чыгарылган нефтьне үз вакытында товар паркына озатып торырга кирәк.

Ул чорларда һәр коллектив үзе турында кайгырткан, башлап үзе йөри торган чор була. Нефть мәйданында бер-бер артлы яңа скважиналар бораулана, алар промыселчыларга тапшырыла, скважиналар фонды арта бара. Нефтьчеләр сафы да киңәя, яңа белгечләр килә. Әнвәр Сафиуллин эшләгән 87нче скважинада да операторлар даими алышынып тора, тәҗрибә туплаганнар өлкән оператор итеп итеп җибәрелә, ә алар урынына өйрәнчекләр килә.

1952 елның 26 июлендә "Әлмәтнефть" тресты оештырыла, хезмәттәшләре белән бергәләп оператор ярдәмчесе Әнвәр Сафиуллин да 520 нче скважинага күчерелә. 1953 елда яңа технологияләрне болай гына үзләштереп булмаячагын аңлап, бораулаучылар әзерли торган мәктәпне (ШБК) тәмамлый. Әнвәр Сафиуллин бар көченә хезмәт куйган нефтепромысел коллективы елдан-ел яңа скважиналарны сафка бастыру темпын үстерә, нефть чыгару күләме арттырыла бара. Илле җиденең көзендә мастер Әнвәр Сафиуллин әле генә борауланган 2347 нче скважинага күчерелә, биредә барысын да өр-яңадан башларга кирәк була. Әлеге күтәрелеш чорында нефтьчеләр тормышында яңадан-яңа үзгәрешләр булып тора, технологияләр камилләшә. Хәзер инде дүрт оператордан торган коллектив бер скважинага түгел, 4-5 скважинага хезмәт күрсәтә башлый. Әнвәр Сафиуллинның әлеге 2347 нче скважинада, аның янында калкып чыккан башкаларында эшләү еллары - иң бәрәкәтле чор. Ул үзе биредә өзлексез 25 ел - 1982 елга кадәр хезмәт күрсәтә. Тарткан атка - йөкнең авыры, диләр. Әнвәр Сафиуллинга да аз төямәделәр промыселда эшләгән елларда. Башта профсоюз эшенә тарталар, аннары партиягә керергә димлиләр. 1986 елда кичке урта мәктәпкә укырга керә. Улы Илдар аттестат тотып кайткан көнне, кырык дүрт яшендә урта белем аттестаты белән бергә нефть табу мастеры дигән исем дә ала. Шул ук чорда улы Илдар да урта мәктәпне тәмамлап аттестат ала. Ике айдан Мәскәү институтына укырга китеп бара. 1969 елда Әнвәр Шакиржан улын Әлмәт шәһәр Советына депутат итеп тә сайлыйлар. Бу иҗтимагый хезмәтне дә озак еллар алып барырга туры килә данлыклы нефтьчегә. 1971 елның май аенда ил буенча искиткеч зур вакыйга була - Татарстанның нефть ятмалары эшкәртелә башлаган көннән алып миллиард тонна нефть чыгарыла. Әлеге вакыйга нефтьчеләр тарафыннан удар хезмәт белән билгеләп үтелә. Идарәнең күп кенә алдынгы хезмәткәрләренә илнең иң югары бүләкләре тапшырыла. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр арасында Әнвәр Сафиуллин да була. Соңрак 1974 елның беренче вахтасын ул инде Социалистик Хезмәт Герое буларак башлый. Герой булгач та ул тырышлыгын, кайнарлыгын киметми, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен тагы да тырышып хезмәт куя, чөнки һәрвакыт киң җәмәгатьчелекнең күз алдында. Аны әледән-әле зур җыелышларга чыкыралар, делегат булып партия һәм профсоюз конференцияләрендә катнаша, чыгышлар ясый. Әлмәт нефтьчеләре үткән юлны бүгенге биеклектән торып карыйсың да, тәүге булып нефтькә килгән, батыр хезмәт юлы үткән өлкән буын кешеләрнең фидакарьлеге сокландыра. Әнвәр Сафиуллин утыз биш елдан артык гомерен нефть чыгаруга багышлап, шул юлдан ярты адымга да читкә тайпылмыйча хезмәт куйган данлыклы нефтьче.

Әнвәр ага Сафиуллин алты дистәсен тутырганчы бер промыселда фидакарь эш күрсәтеп, лаеклы ялга китә. Гомер сукмакларын бергә узган Фаягөлен вакытсыз югалтып, авыр сынауларны узса да, үзен-үзе җиңәрлек көч табып яши белә. Лаеклы ялга чыккач та ул актив рәвештә җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Күптән түгел генә 87 яшен тутырган ил карты мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Тирә-күршеләрнең, дус-ишләренең хәлләрен белеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Улы Илдар, килене Рәйсә, оныклары Светлана һәм Робертның гаиләсе белән бербөтен булып, аларның уңышларына сөенеп яши.

Ф. ХӘСӘНОВА

Әлеге материал Әсгать Салахның
"Саф күңел" китабына нигезләнеп әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International