Бәһасез бүләкләр

2014 елның 28 феврале, җомга
Еллар дәвамында Әлмәт туган якны өйрәнү музееның фондлары бүләкләр исәбенә тулылана. 13-20 февраль көннәрендә еллык “Бүләк китерү көннәре” акциясе чираттагы тапкыр үткәрелде.

Быел шәһәребез кешеләре Шәйдуллина Т.Т., Гатауллина Ф.К., Ханмурзина Д.Р., Зәйдуллина В.К., Исхакова Л.А., Степанова Н.В., Хәсәнова Р.В., Зиятдинов Р.Б., Зиятдинова Р.Г., Даутова Р.З., Муратова А.А., Муратов Н.Н., Баһаветдинова М.М., Мельникова Н.В. бүләк итеп 104 предмет китерде. “Иң беренче”, “Иң борынгы”, “Эксклюзив”, “Дәвер предметы”, “Предмет-легенда”, “Мәдәният елына предмет” – бүләк китерүчеләр арасында шундый номинацияләр буенча конкурс булып, җиңүчеләр ачыкланды.

Бүләк алып килгән кешеләрнең һәммәсенең дә исемнәре “Бүләк китерүчеләр китабы”на кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International