Яшьләр үзәгендә йорт өлкәннәренең киңәшмәсе булды

2014 елның 28 феврале, җомга
27 февральдә Яшьләр үзәгендә ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов һәм Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков катнашында йортлар буенча өлкәннәрнең киңәшмәсе булды. Киңәшмәгә шулай ук Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты вәкилләре, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең җитәкчеләре чакырылган иде.

Мәҗит Салихов, җыелган кешеләрне сәламләп, бу өлкәдә эшләүчеләрнең килешеп эшләве аркасында, Әлмәт торак-коммуналь комплексының республикада иң яхшылардан саналуын әйтте. Йорт өлкәннәре күпмедер дәрәҗәдә безнең һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның ярдәмчеләре булып торалар, диде район башлыгы. Мәҗит Салихов фикеренчә, йорт өлкәннәренең эше җай белән барган йортларда яшәүчеләрнең дә, йорт идарәләренең дә проблемалары булмый диярлек.

Җыелышта Николай Богданчиков, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Дамир Аскиев, “АПТС” ААҖ директоры Василий Юрченко, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ генераль директоры Раушан Хафизов чыгыш ясады.

Җыелыш барышында йорт өлкәннәре эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар, шулай ук шәһәр, ресурс белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләренә сораулар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International