Ризаэддин Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге

2014 елның 28 феврале, җомга
27 февральдә Әлмәттә шундый исем астында Р.Фәхреддиннең тууына 155-ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция эшли башлады. аның эшендә танылган галимнәр, дин әһелләре, педагоглар, студентлар, мәктәп укучылары катнаша.

Конференцияне ачып, ӘМР башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән сәламләде, атаклы якташыбызның мирасын өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклады.

Пленар утырышта Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әлмәт оешмасы рәисе Ильяс Сәлахов, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, галимнәр Дамир Исхаков, Хатип Миннегулов, Әнвәр Шәрипов, Лилия Байбулатова һ.б. чыгыш ясадылар.

Пленар өлештән соң секция утырышлары булды, ә 28 февральдә катнашучылар Р.Фәхреддиннең мемориаль музеенда булдылар һәм конференция эшенә йомгак ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International