Медицина хезмәткәрләренең традицион очрашуы

2014 елның 28 феврале, җомга
Медицина хезмәткәрләренең традицион очрашуы вакытында ӘМР сәламәтлек саклау учреждениләренең 2013 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. Медицина советы эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, райондагы сәламәтлек саклау, иминият оешмалары, мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчеләре, медицина оешмалары вәкилләре, хөрмәтле ветераннар катнашты.

Төп доклад белән Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International