Әлмәт төзүчеләре Чистайда балалар бакчасы төзиләр

2014 елның 28 феврале, җомга
Быел Чистайда бер балалар бакчасы артачак. Шушы көннәрдә генә Әлмәттән килгән төзүчеләр 220 урынлы балалар бакчасының фундамент чокырын казый башладылар. Төзелеш республика программасы кысаларында финанслана.

Инде мартта ук төзүчеләр үзәк район дәваханәсе якынында урнашачак бакчаның нигезен сала башлаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International