Әлмәттә наркотиклар сатучы җинаятьчел төркем тотылды

2014 елның 28 феврале, җомга
Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчел оешманы республиканың бер вузында укучы студент оештырган. Ул үзенең иптәш таксистына наркотиклар алып-сатарга тәкъдим ясаган.

Студент үзенең компаньонына көн саен берничә дистә доза марихуана китереп торган. Таксистның әйтүенә караганда, ул наркотикны табыш алу өчен түгел, танышларына ярдәм итү нияте белән саткан. Аның хатыны иренең җинаятьчел бизнесы турнда белеп торган, бу эштән туктарга ирен берничә тапкыр үгетләп тә караган, сүзе генә үтмәгән.

Тора-бара наркосәүдәгәрләр бу бизнеска тагын бер таксистны тартканнар.

Хәзер шик астындагы кешеләр кулга алынды. Аларга җинаятьчел төркем составында наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән өчен 20 елга якын иректән мәхрүм итү яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International