Әлмәт музыкантлары “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестивалендә катнаштылар
2014 елның 28 феврале, җомга
25-26 февральдә Лениногорскида “Ландыш” балалар сәламәтләндерү лагеренда кыллы-сызгычлы музыка коралларында уйнаучыларның “Сандугач сайрар илем” XVII балалар иҗаты фестивале булды. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында Әлмәттән 1-нче музыка мәктәбе, 1-нче балалар сәнгать мәктәбе, 3-нче балалар музыка мәктәбе, 2-нче балалар музыка мәктәбе укучылары бар.