Регби буенча ДОМКОР төзү холдингы призларына шәһәр беренчелеге

2014 елның 28 феврале, җомга
“Мәктәптә регби” проектында катнашучы мәктәп командалары 15-нче урта мәктәп базасына җыелдылар. Быел шәһәрдә ир-егетләр спортының бу уникаль төрен булдыру мөһимлеген аңлаучы компания дә табылды: ДОМКОР төзү холдингына, аның җитәкчесе Мөнир Гайнуллинга үтенечне кире какмаган өчен зур рәхмәт.

Ярышлар ике этапта үтте: башта командалар регби элементлары кергән эстафетада ярыштылар, аннары, икенче этапта, тэг-регбида кем иң көчле икәнен ачыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International