«Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович, чанаңны җәй көне, арбаңны кыш көне әзерләп куй диләр. Шарлавыклы буалар тирәсендәге велосипед юлларына юл сызыклары төшерергә кирәклеген искәртәсем килә. Шулай ук яшьләрне спортның экстремаль төрләре (BMX, скейтбординг, роллерспорт) белән шөгыльләнү өчен махсус җиһазланган мәйданчык-скейтпарк төзүгә тартырга дигән тәкъдим бар. Алар төзелешкә акчаны үзләре эшләп табарлык итеп оештырырга мөмкин.

Җавап: Буалар тирәсендәге велосипед юлларына юл сызыклары юл төзү сезоны башлану белән төшереләчәк.

Яшьләрне спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнүгә тарту турында тәкъдимегез ӘМР Балалар һәм яшьләр эшләре (телефоны 32-40-78) һәм Физик культура, спорт һәм туризм (32-89-92) идарәләрен кызыксындырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International