Авыл җирлекләрендә үзешчән сәнгать коллективларының хисап концертлары бара

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
1987 елдан башлап Әлмәт муниципаль районында авыл халык иҗаты үзешчән коллективларының иҗади хисаплары үтә. Мәдәният елында бу эшкә аеруча зур игътибар бирелә.

19 февральдә үзешчән иҗатчыларның хисап концерты Миннебай авыл клубында булды. Бу авыл гармунчыларның “Яшь күңелләр” ансамбле белән дан тота. Әхәт Мотыйгуллин җитәкчелегендәге әлеге коллектив Р.Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булган иде. Ансамбльгә “Татнефть” ААҖ даими ярдәм итә: 2012 елда ансамбль өчен милли костюмнар тектерелгән иде, 2013 елда авыл клубы өчен тавыш көчәйтү аппаратурасы һәм оргтехника алынды.

20 февральдә Түбән Абдул, 21 февральдә Түбән Мактама, 24 февральдә Мәмәт, 25 февральдә Кузайкино авыл клубларында шундый концертлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International