Әлмәттә 2000-2001 елда туган малайлар арасында Бөтенроссия волейбол турниры булды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Ярышлар 20-23 февральдә “Татнефть” спорт комплексында үтте. Турнир нәтиҗәләре Идел буе федераль округы буенча Россия беренчелеге исәбенә керә, ә җиңүче Россия финалына юллама ала.

Ярышта Новокуйбышевск, Алнаш, Түбән Новгород, Уфа, Выкса, Әлмәт, Нижневартовск һәм Мәскәү шәһәрләре командалары очрашты. Беренче урын өчен көрәштә Әлмәт волейболчылары гамәлдәге чемпион Уфа командасын җиңә алмадылар, көмеш медальбелән канәгатьләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International